пятница, 3 марта 2017 г.

Алтын Урда һәм татарлар



«Чулман – Идел» газетасы (бүг. «Шәһри Чаллы»).
№13 (30), 29 март – 4 апрель 1991 ел. 4 – 5 бб.
№14 (31), 5 апрель – 11 апрель 1991 ел. 4 – 5 бб.

Алтын Урда һәм татарлар
Алтын Урда һәм татарлар
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исемен инкяр итәрме?
Татарлыкта татар углы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!
                                               (Дәрдмәнд)
Ни сәбәптәндер, татар кебек үзенең тарихи үткәненә шулкадәр битараф, гамьсез булган бүтән бер халыкны табуы кыен. Борыннан да бигрәк гаҗәпләндергәне шул: аның күпчелек вәкилләре хәтта «татар» этнонимыннан да ояла. Моңа бер яктан Рәсәйнең колониаль карагруһ сәясәте зур йогынты ясаган булса, икенче яктан урысның тарихчы-галимнәре үзләренең «авторитетлы» хезмәтләре белән башка халыкларда татарларга карата милли һәм этник җитлекмәгәнлек карашы тәрбияләүгә ярдәм иттеләр. Физик һәм рухи яктан кысу, изү астында тотылып хәлсезләндерелгән, «халыклар төрмәсендә» хәтта мөстәкыйль дәүләтчелегеннән дә мәхрүм ителгән татар халкы исә, урысның «тарих» дип аталган яман чиренең үз тәнендәге сау күзәнәкләрен черетүенә каршы тора алырлык хәлдә түгел иде.
     Урысның «татар-монгол изүе» (иго), татарның «кыргыйлыгы һәм вәхшилеге» хакындагы оятсыз бу ялганын бары тик урыс кенәзләренең Рим кайсары Августтан (яңа эрага кадәр 1-нче йөздә яшәгән) килеп чыгуы хакындагы сафсатага, патша таҗының һәм «җан иңдергеч» тәресенең Владимир Мономахка (1113 елдан башлап хакимлек итә) Византия императоры Константин Мономахтан (1055 елда үлә) күчүе кебек саташулы уйдырмаларга гына тиңләргә була. Җитмәсә, бу идеяләр монах Филофимның (1524) «Мәскәү – өченче Рим» теориясе белән бергә, урыс дәүләтчелегенең рәсми документларына кертелеп, изге Русиянең басып алу сәясәтен алдан ук аклауга нигезләнгән. Бу нисбәттән, урысның рәсми язма тарихы үз чорында үсә барган империячел сәясәткә бик теләп хезмәт күрсәтә. Бер яктан дәүләт кылыч, ут һәм тәре белән басып алу гамәлен тормышка ашырса, икенче яктан тарихчылар басып алынган, буйсындырылган халыкларның җанын «каләм белән кыю» сәясәтен үтиләр. Барыннан да бигрәк төрки халыкларга, аеруча татарларга коточкыч зур зыян салына.
     Феодал Русиянең һәм үзәкләшкән татар дәүләте булган Алтын Урданың (көнчыгышта ул Олус Җучи, көнбатышта – Бөек Татарстан буларак билгеле) үсеш баскычларын карап үтик. Бу исә 13 – 15 гасырларда дөнья цивилизациясенең югары баскычында торган, әмма яшәве, тоткан урыны һәм дәрәҗәсе хакындагы хакыйкать яшерелеп киленгән Алтын Урда дәүләтенә тарихта лаеклы урынын алырга, аның төзелүенең «татар» дип аталган төрки халыклар тарихында закончылыклы күренеш икәнлеген аңларга ярдәм итәр иде. Әйдәгез, түземне җыеп, үткәннәргә күз салыйк.
     12 йөзнең беренче чирегендә Киев дәүләте вак кенәзлекләргә таркала башлый. Үзенең сәяси үзәге, үз мәнфәгатьләре булган бу кенәзлекләр арасында еш кына үзара гауга чыга, ызгыш-талаш, сугыш китә. Мондый үзара феодал сугышлар аеруча кансызлык белән аерылып тора. 1149 елның җәендә булган шундый канкойгыч сугыш турында, мәсьәлән, елъязмачы болай хәбәр итә: «В лето 6657 (1149)... совокупляшася вси на Усть Медведици... и оттуда по Волзе и доша к Снятину, и ко Углечу Полю, и к Молозе, даже и до Ярославля воююще, секуще, жгуще, и взяша полону голов больши седьми тысящь», ә 1208 елда Всеволод (1176 – 1212) Рязань каласын туздырган, «оставив Рязанскую землю пусту» (Рус елъязмаларының тулы җыелмасы. т. 9, Мәскәү, 1965 ел). Әмма үзара барган канлы сугышлар урыс кенәзләренә бергәләшеп Киев Русенең әүвәлге күршеләре Дәште Кыпчакка һәм Идел Болгарына зур-зур яу чыгарга комачауламаган. Яу артыннан яу килү гадәти күренешкә әйләнгән. Ә Всеволодның улы Юрий исә Иделдә ныгып калу максатыннан 1221 елда мордва ныгытмасының (крепость) хәрәбәләре өстенә форпост сыйфатында Түбән Новгород каласын салып куя. М. Пинегин бу вакыйганы түбәндәгечә сүрәтли: «13 гасыр башына Болгар илен урыслар тәмам хәлдән тайдырган иде инде. Бу җирне тулысынча буйсындыру өчен, аларга соңгы һөҗүм генә кирәк иде... Ләкин көтмәгәндә татарлар килделәр дә аны басып алдылар. Гадәти булмаган тарихи вакыйга килеп чыкты: Болгарның буйсындырылуы – аның яңадан тууына, чәчәк атуына китерде» (М. Пинегин. Казан үзенең үткәнендә һәм бүгенгесендә. СПб., 1890 ел).
     Чыннан да 1242 елда Батый хан тарафыннан Көнчыгыш Ауропаны, Көнбатыш Себерне, Казакъстан һәм Урта Азияне эченә алган олуг дәүләтнең төзелүе – бу төбәкләрдәге сәяси хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итә, аларның мәдәни һәм сәяси яктан яңача үсешенә этәргеч бирә.
     Территориясе белән Алтын Урда дәүләтенә кермәгән Владимир-Суздаль Русе исә татарлар булышлыгы нәтиҗәсендә, хәтта Көнбатышның тәре походлары шартларында да үз бәйсезлеген саклап кала һәм шуның белән бергә киләчәк Рәсәй дәүләтчелегенә ныклы нигез дә салып калдыруга ирешә.
     Профессор С.Ф. Платонов моны түбәндәгечә бәян кыла: «Татар ханлыгының власте таркалып һәм бүлгәләнеп үзара читләшеп беткән урыс кенәзләрен бергә берләштерүгә ярдәм итте». Шулай ук 1257 елда, Александр Невский һәм Бәркә хан тарафыннан төзелгән урыс белән Алтын Урда арасындагы килешүнең 1269 елда Псков, Нарова һәм Новгород җирләрен немецларның басым ясавыннан коткарып калуын да билгеләп үтәргә кирәк. «Татар явының килүе новгородлыларның гына котын очырмады. Моңардан хәтта немецларның да өне алынды һәм алар ашыгыч рәвештә үзләренең барлык шәһәрләреннән илчелек җибәрделәр... “Иминлекне сезгә үз иркебез белән кайтарабыз, әсирләрне үзегезгә тапшырабыз, – Нарово җирләреннән мәңгелеккә китәбез” диелгән иде аларның язуларында» (В. Каргалов. «Русь калканы»).
     13 – 14 гасырларда Алтын Урданы үз чоры өчен иң югары үсешкә ирешкән дәүләт булган, дияргә туры нигез бар. Галимнәр андагы шәһәрләр төзелешенең генә дә, моңарчы тарихта тиңдәше булмаганлыгын билгеләп үтәләр. В. Егоров, мәсьәлән, үзенең «13 – 14 йөзләрдә Алтын Урданың тарихи географиясе» монографиясендә бу чорда йөздән артык Болгар шәһәре хакында мәгълүмат биреп үтә. Сарай-Бату, Сарай-Әлҗәдид, Болгар, Азак (Азов), Гүргәнҗ, Маҗар... Ауропаның иң олы һәм гадәттән тыш гаҗәеп төзек, барлык уңайлыклары булган шәһәрләредер. Бату-хан тарафыннан (1256 елда үлә) 1250 еллар башында нигез салынган баш кала булган Сарай шәһәре исә 14 йөздә Алтын Урданың гына түгел, хәтта бөтен Көнчыгыш Ауропаның да сәяси, мәдәни һәм һөнәрчелек үзәге булып санала. Мөселман дәүләтенең үзәгенә шулай ук дөньяда шактый күп таралган диннәр елышкан. Ә 1261 елда биредә православие епархиясе барлыкка килә. Ә культ учреждениеләренә бурыч түләүдән азат ителү өстенлеге бирелә.
     Алтын Урданың бихисап зур территориясе менә дигән сәүдә юллары белән тәэмин ителгән. Ям (почта) хезмәте башкаланың ерак провинция шәһәрләре белән тыгыз элемтәсен тәэмин итә. Италия һәм Генуяның Кара һәм Азак диңгезләрендәге күпсанлы колонияләре исә халыкара сәүдә итүдә арадашчылык ролен үтиләр. Чөнки Алтын Урда Кытай, Иран, Византия белән генә түгел, хәтта Урта диңгез буендагы барлык илләр белән дә тотрыклы рәвештә сәүдә итә. Бу нисбәттән дәүләттә акча сугуның җайга салынган булуын да әйтергә кирәк. Х.М. Френ нумизматикасы мәгълүматлары буенча Алтын Урданың 38 шәһәрендә акча сугылганлыгы билгеле (Х.М. Френ. Җүчи Олысы һәм Алтын Урда ханнарының монеталары. СПб., 1832 ел). Чагыштыру өчен 1389 елда Русьта сугылган беренче акчаның татар акчасы үрнәгендә басылуын әйтү генә дә җитә. Көмеш һәм бакыр акчалар хәтта татарчалатып «данга» (Алтын Уртадагыча «тәңкә»), бакыр акча «пуло» («пула») дип аталалар. Филолог А.Г. Приображенский хәтта «копейка» сүзенең дә төрки телдән алынганлыгын кире какмый. Чөнки, татарларда эт сүрәте төшерелгән акчалар булуы билгеле («көбек» төрки телдә эт дигәнне белдерә, Кырым татарларында да көчекне копек дип атыйлар).
     Алтын Урда дәүләтендәге тагын бер үзенчәлек булып Чыңгыз ханның атаклы Ясалары тора. Шәригать кануннары белән бергә, ул законнар җыентыгы тәмам җитлеккән, оешып җиткән хокукый дәүләт системасы нигезен тәшкил итәләр. Бу хакта инглиз милли әдәбиятына нигез салучы Дҗ. Чоссерның «Сквайер хикәяте» дигән поэмасында татар ханын сүрәтләгән урында телгә алына.

Мәҗүси булып туса да, гәрчә ул,
Үз динен тотты, аңардан чыкмады.
Кыю иде, зирәк иде, бай иде –
Мохтаҗны читкә какмады-сукмады...

 
     Алтын Урда дәүләтенең зур ихтирамга лаек булуы хакында шул чордагы бик күп мәгълүматлардан билгеле. Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре белән сәүдәнең гөрләп чәчәк атуы, дипломатик мөнәсәбәтләрнең дә ныгуына китергән. Әнә шуңа күрә аларның ханнарын да зурлап-олылап: «Бәркә – татарның олуг ханы, Туктамыш – татар патшасы, Мәңгү Тимер – татар иле башлыгы, Үзбәк – Төн ягы илләре ханы», дип атап йөрткәннәр (В. Тизенгаузен. Алтын Урда тарихына караган материаллар җыелмасы. т. 1. СПб. 1884 ел). Ниһаять, Папа Бенедикт 12-нең «Татар императоры, галиҗәнаб Үзбәк ханга мөрәҗәгат»е урыс историографиясендәге «мәсхәрәле татар кушаматы» хакындагы ялган уйдырмаларга чик куя.
     Алтын Урда җәмгыятендәге иң асыл сыйфатларның тагын берсе – хатын-кызга мөнәсәбәт. Бу сыйфатның башы хәтта 6 гасырдагы Бөек Төрки каганатына барып тоташа. Чөнки хатын-кызның намусын кер тидерми саклау турында махсус чыгарылган законнар шул каганаттан башланган. Алтын Урдада исә, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны тагын да югарырак баскычка күтәрелде. Бу хакта «Одесса җәмгыяте тарихы һәм борынгы язмалары»нда (1853 ел, т. 5) хәтта: «Гыйззәтлү вә хөрмәтлү Тайдулага, Төньяк Татарстан императрицасына» дип кенә җибәрәләр. Әл-Гомәри исә (13 йөз) бу хакта болай бәян кыла: «Аларның (татарларның) хатыннары да ирләре белән беррәттән дәүләтне идарә итүдә катнашалар. Хатын-кызның шулкадәр дәрәҗәдә хакимият эшендә катнашуын безнең моңарчы күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк иде әле...» 14 йөздә яшәгән Ибне Баттута исә: «Бу төбәктә миңа хатын-кызга карата олы хөрмәт күрсәтү кебек гаҗәеп могҗизаның шаһиты булырга туры килде» дип яза.
     1340 елда Алтын Урдага үләт зәхмәте ябырыла. Урыс елъязмасында ул болай тасвирлана: «...бысть мор силен... не бе кому их (мёртвых) погребати». Урданың шәһәрләре бушап кала, төзек юллары эштән чыга, эчке һәм тышкы элемтәләр өзелә.
     Әмма зур зыян килүгә һәм хуҗалык чыгырдан чыгуга да карамастан, дәүләт таркалмый. Җанибәк (1342 – 1357) ханлык иткән чорда шәһәрләрнең җанланып китүе, дәүләт чикләренең киңәюе сизелә. Хәтта Азәрбайҗанның төньягы гына түгел, көньяк өлеше дә аның кул астына кертелә. 1357 елда Җанибәк Тәбризгә улы Бәрдибәкне башлык (наместник) итеп куя. 1359 – 1379 еллардагы «Бөек чуалыш» чорында дәүләт бик аздан гына таралып бетмичә кала. Ләкин Туктамыш (1379 – 1398) 1380 елның сентябрь урталарында Калка елгасында Мамай явын тар-мар итеп, татар җирләрен яңадан бергә туплауга ирешә. Өч Олыс – Җүчи (Алтын Урда), Чыгытай (Мавирәннәһер) һәм Хулагуны (Иран) берләштереп, Туктамыш Мәскәүгә поход оештыра һәм Русияне ясак түләтүгә ирешә. Аннары ул Тәбризне кире кайтара, Сәмәрканд белән Бохарага яу чыга, ягъни Тимерлан (Аксак Тимер) дәүләтенә ачыктан-ачык сугыш башлый. Көрәш я бер, я икенче якның өстенлеге белән бара, әмма 1388, 1391 һәм 1395 еллардагы яулар Алтын Урда дәүләтен тәмам хәлсезләндерә һәм ахырдан аның коточкыч тар-мар ителүенә китерә.
     Тәхеткә Котлуг килгәннән соң, Алтын Урда яңадан аякка басып, тернәкләнеп-ныгып китә. Ул 1399 елда Бурсыклы (Ворскла) елгасы янында Алтын Урда һәм Мәскәү җирләрен дәгъвалаучы Литва кенәзе Витовтның 60 меңле рыцарьлар гаскәрен тар-мар китерә һәм 1408 елда Мәскәүне камап ала. Тик бу инде таркалып барган Алтын Урда дәүләтенең әүвәлге данын кайтару өчен соңгы «тартышу» гына була. 15 йөздә, кайчандыр тиңсез кодрәткә ия булган дәүләт урынына Себер, Казан, Кырым, Нугай Урдасы, Әстерхан, Казакъ, Үзбәк ханлыклары оеша.
     Евразиянең иксез-чиксез киңлекләрендә борын-борыннан яшәгән төрки телле халыкларның бергә туплануы туктала. Әмма Бөек Дала мирасын, Кытай, Иран, Мисыр илләренең, грекларның һәм гарәпләрнең борынгы цивилизациясен беркем дә эзсез юкка чыгара алмый. Әлеге вак ханлыкларда аның нигезләре барыбер сакланып кала. 15 – 16 гасырларда уникаль Сәмәрканд һәм Бохара мәдәниятен тудырган Шәйбани җитәкчелегендәге үзбәк династиясен генә хәтергә төшерик (Батый ханның туганы Шәйбани 13 – 13 йөзләрдә Төньяк Казакъстан һәм Көнбатыш Себер территориясен били). Аннары, үзбәк халкы исеменең дә иң зыялы һәм кодрәтле Алтын Урда ханы Үзбәктән (1312 – 1342) килгәнлеген дә хәтердән чыгармаска кирәк. Биредә Алтын Урдадагы, аның бүлгәләнүенә китергән сеператчы сәясәтнең асылын онытырга ярамый. Батый хан династиясе җитәкләгән, үзәкләшкән куәтле дәүләттә аерым өлкәләрнең суверенлыгы барыбер сакланып кала. «Алар (өлкәләр) бер-берсеннән шактый еракта урнашкан һәм һәрберсе үзенең Олысында аерым дәүләт булып тора. Әмма алар Батый династиясе ханнарын үзләренең башлыклары итеп таныйлар һәм ярлыкларында аларның исемен иң беренче итеп язып куялар» дип яза тарихчы Рәшид-әд-дин (1247 – 1318) үзенең «Җәмигъ-әт-Тәварих»ында. Бары тик Батый нәселеннән килгән соңгы хан вафат булганнан соң гына Чыңгыз хан Ясалары нигезендә кертелгән тәртипләр юкка чыгарыла.
     Инде Алтын Урда территориясендә барлыкка килгән дәүләтләргә әйләнеп кайтыйк. Чыңгыз нәселеннән булган Хаҗи Гәрәй 1449 елда Кырымда, Көнчыгыш Ауропада атаклы шәһәрләре белән дан тоткан иң куәтле Кырым ханлыгын төзи. Аларның безгә кадәр сакланып калган сарай, мәчет, мәдрәсә, мазар хәрабәләре генә дә хәтта бүген дә гаҗәпләнү, соклану хисе уята. Француз тарихчысы, галим Паллас 1769 елда, мәсьәлән, хәтта 1736 елда Бакчасарай урыс гаскәрләре тарафыннан хәрабәгә әйләндерелгәннән соң да «Кайчандыр Бөек Кытай стилендә салынган Сарай үзенең төзелешендәге гүзәллекне әле дә саклый» дип язып куя. Бераз соңрак, 1783 елда Кырым ханлыгы Тамань ярымутравы белән Россия составына көчләп кушыла.
     Туктамыш ханның оныгы Олуг Мөхәммәд 1399, 1431 елларда урыс кенәзләре тарафыннан тар-мар ителгән Болгар дәүләте урынына куәтле Казан ханлыгын төзи. Урыс тарихчысы М. Худяков бу вакыйганы болай сүрәтли: «Казан ханлыгын төзүче Олуг Мөхәммәд үзенең гаскәри таланты, оештыручан даһилыгы аркасында дәүләтнең Рәсәй өстеннән шулкадәр хакимиятенә ирешә ки, урыс Казанны Сарай ханлыгыннан да өстенрәк күрә башлый» (М. Худяков. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар. Казан, 1923 ел). Шаһитлар сөйләвенә караганда, Казан үзенең архитектура корылмаларының гүзәллеге белән Болгардан һич тә калышмаган. Анда үткән шау-шулы, атаклы ярминкәләргә урыс сәүдәгәрләре генә түгел, хәтта төньяк илләреннән, Урта Азиядән, Иран һәм Кавказдан да килгәннәр.
     16 – 18 йөзләрдә урыс дәүләтенең «татар мәдәниятен коточкыч тар-мар итүе» нәтиҗәсендә таркалган татар дәүләтен үзенә кушуы гына төрки-татарларның интеграцияләү процессын туктата алмаган һәм ул 19 йөз ахырында аерым милләт хасил итә. Биредә шулай ук төрки халыкларның да өммәте (этносы), кагыйдә буларак, башкаларныкы кебек үк күп төрле ыруглыклар нигезендә барлыкка килә. Билгеле, бу очракта өммәткә исем биргән ыруның зурлыгы-кечелеге ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Чөнки тарихта тулы бер халыкның кодрәтле ыру башлыгы исемен алу очраклары бар. Андыйларга һуннар да, борынгы төркиләр дә, татарлар да керә.
     Татарларның борынгы бабалары итеп беренче тапкыр яңа эрага кадәрге 1764 елдагы Кытай хроникасында телгә алынган, Үзәк Азиядә яшәгән сөннәр (сөннү, һунну) санала иде. 1912 елда Ф. Баллод сенсацион ачыш ясап, безнең эрага кадәрге 3-нче гасырда ук сөннәрнең Үзәк Азия һәм Көньяк Себернең киң далаларында яшәве һәм игенчелек белән шөгыльләнүен раслады (Ф.В. Баллод. Идел буе Помпейлары. Мәскәү, 1923 ел). Сөннәр җитәкчелегендәге төрки телле кабиләләр ул чакта ук тимер эшкәртү серләрен белгәннәр, җирне тимер сукалар, китмәннәр белән эшкәрткәннәр. Уңышны, шулай ук, металлдан ясалган укалар белән урып-җыйганнар, хәтта он тарткычларына кадәр булган. «Безнең эрага кадәр 3 – 2-нче гасырларда сөннәрнең бу җиңүе төбәктә яңа эпоха башындагы «скиф» чоры үсешен туктаткан һәм ул борынгы ыруглык җәмгыяте белән цивилизация арасындагы тоташтыргыч буын буларак билгеләнә», – дип яза С. Минаев (С. Минаев. Юкка чыккан халыклар: кыпчаклар, бәҗәнәкләр, хәзәрләр, скифлар... Мәскәү, «Наука», 1988 ел) 1-нче йөздә (б.э.к.) сөннәр дәүләте таркала. Аның бер өлешен Кытай буйсындыра, ә икенчесе 155 – 158 елларда Урал буйларына китеп, анда сарматлар, угырлар белән кушыла һәм «һуннарга әверелә» дип яза күренекле тарихчы Л. Гумилëв. 4 йөзләрнең 70 елларында һуннар Ауропага басып керә һәм биредәге дала халкын да үзе белән ияртә. 375 елда Баламбер тарафыннан герман кабиләләре тар-мар ителә һәм һуннар Кара диңгез буйларына хуҗа булып алалар. 5 йөздә Атилланың походлары төрки кабиләләр берлегенең территориясен Рейн елгасына кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирә. Һуннар хәрәкәте төрки халыкларның Көнчыгыш Ауропага үтеп керүенә тотрыклы рәвештә юл ача (ә Ауропага славян кабиләләренең үтеп керүен күренекле тарихчы Л. Гумилëв яңа эраның 8 йөзләрендә генә, дип саный).
     6 гасыр урталарына Үзәк Азия һәм Алтай далаларында төрки халыклар тормышына тагын да зуррак йогынты ясаячак куәтле яңа сәяси көч туплана башлый. 552 елда Төрки каганат оеша һәм 70 елларга инде аның сәяси һәм мәдәни йогынтысы Кара диңгез буйларына кадәр үтеп керә. Чиксез зур дәүләт аша үтүче сәүдә юлларының беркайчан да Бөек Төрек каганаты чорындагыча уңайлыкка ирешкәне булмый. Сәүдә эшләренең искиткеч уңышлы оештырылуы нәтиҗәсендә төрки дәүләте чамасыз баюга ирешә. Бер үк вакытта Кытай, Византия һәм башка дәүләтләр дә аңардан калышмый. Географик элемтәләр тагын да киңәя, төрле илләр арасында «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашу» үскәннән-үсә. Төрекләр регуляр гаскәр тоталар, аларда хәзерге Венгриягә таралып 13 йөзгә кадәр дәвам иткән язу сәнгате барлыкка килә.
     Менә болардан соң инде Чыңгыз ханның 13 гасырдагы тиңдәшсез басып алуларының асылына чын-чынлап төшенә башлыйсың. Ул «яңа Америка ачып» маташмаган, бары тик борынгы төркиләр тарафыннан салынган юллардан гына узган, аларның гаскәрендәге оештыру алымын һәм хәрби тәҗрибәсеннән генә файдаланган. Иң мөһиме исә аның төрки сугышчыларның, ә алар гаскәрнең 90 процентын тәшкил иткән, осталыгына таяну булган. Чыңгыз ханның (1227 елда үлә) гаскәрендә иң яхшы, иң оста сугышчылар булып уйгурлар, карлыклар, төрекмәннәр һәм маңгытлар (ак татарлар) иң яхшы хәрби берәмлекләрне тәшкил иткәннәр. Аларның барысын да татар дип атаганнар. Шуңа күрә Чыңгыз хан вакытында һәм аннан соңгы чорларда да алар иң булдыклы һәм оста халык вәкилләре буларак тирән ихтирамга лаеклы әмирләр булып торганнар. Бөек хан кешедәге асыл сыйфатларны күрә һәм хаклы бәяли белгән!
     Булачак Алтын Урда дәүләте территориясендә урнашкан халыкларга игътибар итик. 7 йөздә төньяк Алтайда Иртеш буйларында төрки телле кимәкләр яшәгән. Төрек каганаты һәләк булганнан соң, Көнбатыш Себер территориясендә кимәк кабиләсе берләшмәсенең үзәге барлыкка килә. Тарихчы Гардизи үзенең «Хәбәрләр бизәлеше»ндә (1050) кимәк каганатына нигез салучы Шади янына татар туганнарыннан җиде кеше: Ими, Имәк, Татар, Ләникәз, Әҗләд, Баяндур һәм Кыпчакның килүе турында яза. 731 елда Билге каганның туганы Күл-Тәгинне күмәргә чакырылган кешеләр арасында төрек каганатында яшәгән «Татар» кабиләсе искә алынуына игътибар итик. Әл-Идриси язуынча, Иртеш буенда үзенең базарлары, һөнәр һәм игенчелек үзәкләре һ.б. белән Кимәк иленең башкаласы Имәкия урнашкан. Кимәк, кыпчак, угыз кабиләләренең күченеп йөри торган биләмәләре Уралдан алып Каспий диңгезенә кадәр җәелгән. Әл-Бируни (972 елда туган) аны кимәкләрнеке дип атаган. «Кимәкләр белән кыпчаклар үзләренең көнбатыштагы күршеләре – башкортлар һәм болгарлар белән тыгыз элемтәдә торалар» (С.А. Плетнëва. Кыпчаклар. Мәскәү, «Наука», 1990 ел). С.М. Шпилевский исә кыпчаклар һәм кимәкләр үзләре белән Болгарга, төрек каганатыннан мирас итеп алган китап язу мәдәнияте башлангычын да алып килделәр, дип бара (С.М. Шпилевский. Борынгы шәһәрләр. Казан, 1877 ел).
     Алтайдан алып Карпатка һәм Дәште Кыпчакка кадәрге далаларның югары үсешкә ия булган Отрар (зур китапханәсе булган шәһәр), Сыгнак, Төркестан, Мәркә, Тараз кебек шәһәрләре урнашкан, иге-чиге булмаган территориясендә бәҗәнәкләрнең, угызларның, хәзәрләрнең (алар беренче тапкыр Көнчыгыш Европада 5 йөздә искә алына), алан – болгарларның (Төньяк Кавказда безнең эрага кадәр 2 гасыр) союзын тәшкил иткән ыруг-кабиләләр берләшмәсе һәм аның үзәге булган кыпчаклар урнашкан. Урта гасырларда яшәгән төрки тарихчысы Әбү Хәйян (1265 елда туган) Кыпчак илендә Батый ханга кадәр үк татарлар яшәвен билгеләп үтә.
     Идел – Чулман елгалары буенда яшәгән Имән-Кискә культурасын (3 – 8 йөзләр) 9 гасырда югары үсешкә ия булган шәһәрләре, игенчелек, сәүдә үзәкләре булган Болгар дәүләте алыштыра.
     Югары танылып үткән кыпчаклар яшәгән төбәкнең традицияләре Алтын Урда чорында да үзгәрешсез кала. Ул гына да түгел, «14 йөздә хәтта Алтын Урда вә Мисыр өчен уртак булган кыпчак-угыз әдәби теле формалаша» (Ә.Н. Нәҗип. 11 – 14 йөзләрдәге төрки телләр тарихы буенча тикшеренүләр. Мәскәү, «Наука», 1989 ел). 1251 елдан башлап Батый хан чорында да, Алтын Урда провинциясенә кергән Мавирәннәһердә дә, Һиратта да нәкъ әнә шул телдәге язу кулланыла. Алтын Урдада да, аннан читтә дә шул телдә күп санлы сүзлекләр төзелә. Аларның кайберләренә генә тукталыйк: аларга Әбү Хәйянның «Китаби әл-идрәк ли-лисане әл-әтрәк» (Мисыр, 1312 ел), Хәлил бине Йосыфның «Төрек вә гарәптән тәрҗеман» (1245) һәм башкалар керә. Шунысы кызыклы, бу соңгысы Мисырда хакимияткә 1250 елда кыпчак династиясеннән булган мәмлүкләр килгәнче үк дөньяга чыга һәм аңарда без яңадан Татар (1421 елда үлә) дигән Мисыр патшасы исеме белән очрашабыз.
     13 – 14 йөзләрдәге кыпчак-угыз теле хакында тулырак мәгълүмат алу өчен Л. Мәхмүдованың «Кодекс куманикус»ка ясаган анализына мөрәҗәгать итик. Иң гаҗәбе шул: 1303 елда Италиядә корылган «Кодекс»тагы 2223 сүзнең 1781-е, ягъни 80 проценты бүгенге Казан татарлары сүзләренә тәңгәл килә.
     14 гасыр башында кыпчак кабиләләре, шул исәптән кимәкләр дә «Татар» исемен ала һәм озакламый, Алтын Урдадагы башка кабилә һәм халыклар да шуңа күчә. Югарыда билгеләнеп үтелгәнчә, төркиләрдә элек-электән килгән гадәт буенча яңа өммәт (этнос) оештырганда аңа исем өммәтнең дәрәҗәсенә карап, ихтирамга лаеклы халык исемен кую – бу очракта да гамәлгә ашырыла. Тарихчы һәм телче Рәшид-әд-дин моны болай бәян кыла: «Алар (ягъни татарлар) борын-борыннан зур һәм көчле кабиләләр, бик күп илләр өстеннән зур дәрәҗә, куәт вә кодрәт белән хакимлек итте. Аларның олуг-зурлыгына тирән ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән, төрки ыруглар үзләре дә «татар» атамасын алдылар һәм башкаларны да шулай атап йөртә башладылар. Бу кабиләләр, ыруглар моны үзләре өчен зур дәрәҗә һәм горурлык буларак кабул иттеләр». Шуның өстенә 1245 елда Көнчыгыш Ауропада һәм Монголиядә булган Италия сәяхәтчесе Плано Карпини тикмәгә генә татарларның югары әхлакый сыйфактларына сокланып: «Татарларның хатын-кызларга карата мөнәсәбәтләре тыйнак, алар сүгенүне белмиләр... ихлас күңелдән бер-берләренә ярдәм итәләр», дип язмагандыр.

Вил Кильдеев

Комментариев нет: