среда, 1 марта 2017 г.

Халыкны рәнҗеткән «ак тап»

«Таң Йолдызы» газетасы
(Яр-Чаллы шәһәре)
№14 (180 – 182),
2 апрель 1991 ел. 6 – 7 бб.
«Фикер чатында» рубрикасы

 Халыкны рәнҗеткән «ак тап»
«Таң Йолдызы». №14,  2.04.1991 ел.
       Без, гадәттә, тормышыбызда теге яки бу эшкә, уй-теләгебезгә гамәл-йолаларыбызга, шәхсән мәртәбәлегебезгә берәр зыян килә калса: карага буядылар, кара яктылар, кара тап төшерделәр дибез. Бу элек-электән шулай килгән. Шуның белән бергә, еш кына өйрәнелмәгән проблема-мәсьәләләргә карата «ак тап» сүзен дә кулланабыз. Географик төшенчә буларак күз алдына килсә дә, «ак тап»ларның фәндә, шул исәптән тарихта да күп булуын күрәбез.
      Татар иҗтимагый үзәгенең халкыбыз тарихы комиссиясе әгъзасы Вил Фәйзиевич Кильдеев белән хәбәрчебез Хәниф Хөснуллин алып барган әңгәмәдә шул «ак тап»ларның берсе турында сүз бара.
        –                  Вил Фәйзиевич, соңгы вакытта үз тарихыбызны барлаганда җитеп бетмәгән чылбыр – «ак тап»ларның бик күп булуы ачыкланды. Хәер, безнең халык тарихын чын, саф зиһенле тарих дип тә булмый бит әле. Рәсми тарих татар халкын кыргый, сугыш чукмары итеп кенә күрсәтте, күп санлы милләт мәнфәгатен генә чагылдырды. Бу яктан караганда XIII – XV гасырдагы вакыйгалар аеруча әһәмияткә лаек. Ул чорда яшәп килгән Алтын Урда дәүләте турында нәрсәләр әйтергә була?
          –                  Сез хаклы. Рәсми тарих рус халкы тарихы буларак кына барлыкка килде, шул нигездә үсте. Әйе, рәсми тарих әле XVI гасырда барлыкка килгәндә үк рус хәкимнәренең «киңәя барган Рим» дигән идеядән чыгып колонияләр басып алуларын, яулауларын аклауга хезмәт итә башлаган иде. Ул идея рус җире «ходай мәрхәмәте илә үсә һәм яшәрә, күтәрелә бара һәм ул заман ахырына кадәр үсәчәк һәм киңәячәк!» дигән фикерне эченә ала (1506 – 1522 еллар елъязмасыннан).
        Шуңа күрә Рәсәйнең татар җирләре хисабына артуы һәм киңәюе, моның өчен төп халыкның үзенә, аның дәүләтенә карата яман караш тудыруы бер дә сәер түгел. Алтын Урда татарларының данлы үткәнен халык аңыннан һәм хәтереннән сызып ташларга кирәк иде. Тагын шунысы, рус кешесенең борынгы бабаларының чит җирләрне яулап алулары турындагы андый фикере ул халыкларны буйсындырып тоту өчен мораль нигез дә булып тора иде.
        Инде кыскача гына Алтын Урда турында әйтеп үтик. Ул XIII – XIV гасырларда оеша һәм чәчәк ата. Урта гасырның иң зур дәүләтләреннән берсе буларак, Алтын Урда икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышын бик тиз арада югары дәрәҗәгә җиткерә. Моңа ирешүдә Батый ханның (1256 елда 48 яшендә вафат була) икътисадны үстерүгә юл тотуы зур урын алып тора. Ул инде 40 елларда ук Идел елгасының түбән агымында дәүләт башкаласына нигез сала, Ям станцияләре белән яңа кәрван юлларын ача, элеккеләрен торгыза, аларда сәүдәгәрләрне һәм атчабарларны азык-төлек белән тәэмин иткәннәр, аларны саклау чарасын күргәннәр. Профессор А. Якубовский билгеләп үткәнчә, «Батый хан монда кырыс осталыгын һәм алга карап эш итә белүен күрсәтте». Батый хан чорында Алтын Урдага Көнбатыш Себер, Казахстан, Урта Азия (Әфганстанның бер өлешен алып) һәм Көнчыгыш Европа далаларында Урал буйлары, Урта Идел, шулай ук Азәрбайҗан да кергән.
       Алтын Урда нинди булган соң ул?
         –                  Батый хан нәселеннән булган ханнарның үзәк хәкимияте төрле өлкәләргә билгеле бер мөстәкыйльлек тә биргән. Алар (Хәрәзм, Мавераннаһар, Прут-Днестр елгалары аралыгы, Иделнең түбән агымы, Идел – Чулман Болгары һ.б.) икътисади яктан бәйсез төбәк булганнар. Алар мөстәкыйль идарә иткәннәр, гаскәр тотканнар. Уннан бер өлеш күләмендә салым үзәк казнага түләнгән. Бу керемнәр сәүдә юллары оештыру, юллар салу һәм башка дәүләтләр белән эшлекле багланышта тору өчен тотылган.
       Алтын Урданың нык үсүе турында киң таралган товар-акча системасы (38-ләп шәһәрдә акча сугылган), Азов һәм Кара диңгез буйларындагы дистәләгән портлар (Хаҗитархан, Азак, Аккирмән һ.б.), мәһабәт таш биналардан торган шәһәрләргә карап фикер йөртергә мөмкин. Монда иң мөһиме – Алтын Урда культурасы бик югары булган XIV гасырда кыпчак-угыз тибындагы язма әдәби тел халыкара мәйданга чыккан. Дистәләгән нәфис сүз осталары (Рәбгузи, Хәрәзми, Сәйфи Сараи һ.б.) зур дәүләтнең төрле почмакларында иҗат иткәннәр. Алтын Урда теле Төньяк Һиндстанда, Алгы һәм Урта Азиядә, Мисырда киң кулланыла. Мисыр белән бөтен яктан сәүдә, дипломатия, хәрби һәм культура мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Дистәләгән кыпчак-гарәп, гарәп-кыпчак сүзлекләре билгеле. 1303 елда Италиядә «Кодекс Куманикус» тупланып чыга, андагы сүзләрнең 80 проценты хәзерге татар сүзенә туры килә. Түбән Иделдә Батый Сараен һәм әл-Җәдид Сарайлары башкалаларында алып барылган археологик казулар Алтын Урдада архитектураның үсүен күрсәтә. Галим археологлар аларның мәһабәт һәм яшәү өчен уңайлы булуларына басым ясыйлар. Суүткәргеч, сусаклау өчен катлаулы гидротехник корылмалар, йорт-бакчаларны урнаштыру бик югары дәрәҗәдә булган.
        Бер сүз белән җыеп әйткәндә, Алтын Урда танылган халыкара цивилизация үзәге булып тора. Чыңгыз ханның «Ясы»ларында без хәзер әйтергә яраткан Конституция, төп закон нигезләре күзгә ташлана.
        –                  Сүз дә юк, кызыксындыра бу Алтын Урдада кемнәр яшәгән, аңа нинди җирләр кергән, дәүләт төзелеше нинди булган соң?
        –                  Алтын Урдага кергән җирләрдә бик электән үк төрки халыклар яшәгәннәр. Аны яңа эрага кадәр VII һәм яңа эраның III гасырларында скиф-сарматлар тормышында да күрергә була. Яңа эрага кадәрге V гасырдагы Геродот санап киткән агафирлар (агачерлар), аэропатлар («ирләр үтерүче» амазонкалар), энарейлар (хатын-кызларга охшаганнар) кабиләләре Төньяк Кавказның күп кенә җир һәм су исемнәре (топонимнар, гидронимнар: Каукас – Кавказ, Танаис – Тыныс[ч]) һәм шулай ук яңа эрага кадәр VII гасырдагы Ассирия хроникаларындагы иш[о]гузилар – шуны раслыйлар.
        Яңа эраның башында (I гасыр) Көнбатыш Себер, Урал буе, Урта һәм Түбән Идел буе халыклары культурасына төрки сөннәр зур йогынты ясый. Аларның хакимлеге V гасыр урталарында Көнбатышка кадәр җәелгән була. VI гасырдан башлап Амурдан алып Кара диңгезгә кадәр җәелгән далалар Бөек Төрек каганатына керә, ул исә үз чиратында төрки халыкларның берләшүенә бик нык тәэсир итә. Бердәм әдәби язма тел гомумтөрек казанышы булып китә. VI гасырда Алтай төрекләре рун язмалыгын уйлап чыгаралар. Күп кенә европалыларга караганда йөз еллап алдан барлыкка китергәннәр дигән сүз.
        Тирәнрәк караганда, хәзерге вакытта татар дип йөртелгән этник берлекнең нигезләре бик борынгы вакытларга барып тоташа. Ләкин татар халкының тәмам оешып җитүе Алтын Урда чорына туры килә. Татар теленең, әдәбиятының, гадәт һәм йолаларының үсүенә, үзенә меңләгән еллар буена Кытай, Һиндстан, Иран, Византия һәм Мисыр цивилизацияләрен сеңдергән аерым бер психологиясе булган кешене формалаштыруда Алтын Урданың йогынтысы булмый калмады, әлбәттә.
        Шундый зур үткәне булган халык аны оныта алмый, колониаль Рәсәй карамагында кимсетелүе белән дә килешми. Инде үз дәүләтчелегеннән мәхрүм ителүгә дә карамастан, ул XIX һәм XX гасыр чикләрендә милләт булып оешуга ирешә. Һәм моның закончылыгы шуннан гыйбарәт тә инде.
       Алтын Урдада нинди халыклар яшәгән?
        –                  Көнбатыш Себердә – кыпчаклар, татарлар; Дәште Кыпчакта (Алтайдан хәзерге Венгриягә кадәр) – кыпчаклар, маҗарлар, татарлар, бәҗәнәкләр, хазарлар, аварлар (обрлар), угызлар; Урта Идел һәм Урал буенда – маҗарлар, бортаслар, болгарлар, башкортлар, һ.б. Һәр күрсәтелгән халыкның шулай ук күп кабиләләрдән торуын әйтергә кирәк. XX гасыр башында башкорт халкы юрматылар, кыпчаклар һәм башка ырулардан торган.
        Күренгәнчә, кыпчаклар бар җирдә дә бар, тик ни өчен Алтын Урда шул исем белән йөртелмәгән, кыпчак теле дәүләт теле дә булган бит, югыйсә. Җавапны без төрек халыкларында яшәп килгән традициядән табабыз: алар, гадәт буларак, юлбашчы я иң абруйлы ыру яки кабилә исеме белән йөртеләләр. Бу Әбел-Газинең (1603 елда туган) «Төрек шәҗәрәсе агачы» дигән атаклы хезмәтендә күрсәтелә. XII гасыр азагына кадәр Көнчыгышта иң абруйлы халык булып татарлар саналган. Рәшид-Эд-Дин (1247 – 1318 ел) шул вакыттагы халыкларның тарихында менә нәрсә ди: «Алар (татарлар) көч, куәт һәм абруй белән бик борынгы елларда көчле кабилә һәм илләр өстеннән хакимлек иттеләр. Аларның бөеклеген хөрмәтләү йөзеннән башка төрле ырулар да үзләрен шул исем (татар) белән атап йөртәләр иде». Татарларның төрки булуы хакында XI гасырда «Төрки сүзләр җыентыгы»нда Мәхмүд Кашгарый да әйтеп килә. Кытай елъязмачысы (яңа эрага кадәр III гасыр) төньяктагы күршеләрен «татарлар» дип атый, тик бу кушамат булмый. Байкал артының иң сугышчан халык кабиләсе исеме барлык дала халыкларына да билгеле була. Яңа эрага кадәр III һәм яңа эраның III гасырлары арасында аларны һуннар (сөннәр) дип йөртәләр, ә XII гасырга инде Үзәк Азия һәм Көньяк Себердәге «Дала татар иле», «ак», «кыргый» һәм «кара» дип бүлеп йөртелә башлый. Кытайлылар «ак татарларга» төрки онгытларны (Кытай белән чиктәш), уйгыр, карлыкларны; «кыргыйларга» – Амур кабиләләрен; «кара татарларга» – маңгулларны керткәннәр. Тора-бара күрсәтелгән кабиләләр күп кенә халыкларның оешу нигезен тәшкил иткәннәр. Шунысы кызык, Чыңгыз хан гвардиясе, нигездә, онгытлар, уйгырлар, карлыклардан торган (нигездә дим, чөнки маңгуллар халык буларак та, Чыңгыз хан һәм аның гаскәр башлыклары хәрби подразделенияләрендә дә аз процент тәшкил иткәннәр). Аларның күбесе Чыңгыз хан дәүләтендә күренекле хәрби җитәкчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре булганнар. Танылган хәрби җитәкче Сөбәдәй, мәсьәлән, Алтай төреге булган. Маңгулларның кайберләре үзләрен шулай ук татар дип йөрткәннәр. Шулай, Чыңгыз ханның Пекиндагы наместнигы һәм аның яраннары, мәсьәлән, үзләренең дәрәҗәләрен арттырыр өчен еш кына «Без татарлар!» дигәннәр.
        –                  Алтын Урда ханлыгы чорының татар халкы тарихында бәйләнеше бармы, булса – нинди?
        –                  Монда татар халкына, аның тарихына 5 – 6 дистә ел элек булган мөнәсәбәтне искә төшерү дә урынлы булыр. Сүз яманаты чыккан 1944 елгы Карар турында бара. Партия Үзәк Комитеты «Идегәй» дастанын дөньяга чыгарган өчен өлкә партия оешмасын бик каты битәрләгән иде. «Байлар-феодаллар эпосы» дип, бәһаләнгән халкыбызның горурлыгы булып торган бу әсәрдә Алтын Урда заманы мактап бирелә, диелгән иде.
        1946 елда СССР Фәннәр Академиясенең тарих һәм филология бүлеге, Казан тел-әдәбият һәм тарих институты каршында татарларның килеп чыгышы турында фикер алу оештыра. Анда, Казан татарлары болгардан килеп чыккан, дигән фикер алга сөрелә. Алтын Урда турындагы чыгышларда аның татар тарихында уңай яктан искә алырлыгы юк, диелә. Ә профессор Тихомировның бу татар халкы тарихын бозып күрсәтүгә китерә диюенә берәү дә колак салмый. Тихомиров ул вакытта «Алтын Урда – дөньякүләм күренеш» дип белдергән иде.
        Менә шуннан татар халкы тарихын болгарларга гына бәйләп карау башлана.
Алтын Урданың үзенә килик. XIV гасырның 40 елларында узынган чума авыруы Алтын Урданың ярты халкын кырып сала. Чума Көнбатыш Европадан керә. Шәһәрләр бушап кала, сәүдә юллары ябыла, тышкы дөнья белән элемтә өзелә. Таркалу әздән генә дәүләтне бетерми кала. Әмма 1379 елда Туктамыш Алтын Урда җирләрен яңадан берләштерә һәм хәтта Хәрәзм һәм Азәрбайҗан өчен Аксак Тимер белән сугыш башлап җибәрә. Тик 1388, 1391, 1395 еллардагы җиңелүләр дәүләтне хәлсезләндерә. Көнбатыштан да басым көчәя. Бөек Литва князе, Киев һәм Подоль җирләрен буйсындырганнан соң, Рус иленә йогынтысын көчәйтү өчен Алтын Урдага каршы сугыш ача. Идегәйнең 60 меңлек рыцарьлар гаскәрен Днепр кушылдыгы Ворскла елгасы буенда 1399 елда җиңүе Алтын Урданың хәлен бераз яхшырта.
        Шулай да үзәк хәкимиятнең көчсезләнүе (60 ел башында идарә итүче Батый йорты варислары җебе өзелә), дәүләттә хакимлек итү өчен көрәш, феодалларның эш йөртүләре Алтын Урданың төрки телле берничә дәүләткә: Казан, Себер, Әстерхан, Кырым, Казак, Үзбәк ханлыкларына бүленүенә китерә. Рәсәйнең аларны басып алуы татарларны мәңгегә аеруы кебек, рус дәүләтенең аларны тарату сәясәте кансыз, берләштерә торган «татар» сүзенә мөнәсәбәте мәрхәмәтсез була.
        Бары тик татар мохитына, дине, язма әдәбиятына Алтын Урда татарларының борынгы бөеклеге турында хәтирә генә халыкка үз йөзен саклап калырга мөмкинлек бирде.
        Безнең халыкка дәһшәтле «татар» исеме бирелгән һәм ул үзенең борынгы мәһабәтлелегенә кайта.
        –                  Алтын Урда дәүләте барлыкка килүнең алшартлары һәм берәр закончылыгы бармы икән?
        – Әлбәттә, яңа эрага кадәрге һәм яңа эраның 204 – 206 елларында Бөек Һуннар империясе Сары (Жëлтое) диңгезеннән Иделгә кадәр булган арада бик зур мәйданны биләгән, анда төрки халыклар яшәгән. Атилланың Евразия Һун империясе (375 – 454 еллар) төрек дөньясын Көнбатыш Европага кадәр киңәйтә, Амурдан алып Кара диңгезгә кадәр җәелгән Бөек Төрек каганатының тел, мәдәни һәм икътисади йогынтысы нәтиҗәсендә төрек мәдәнияте Евразия киңлекләрендә тагын да үсә төшә. VIII – X гасырларда Көнбатыш Себердә, Көнчыгыш Европада оешкан беренче төрек феодаль дәүләте Хазар каганаты (VII – X гасырлар), Идел буе Болгарстаны (IX – XIII гасырлар), – болар төрек телен һәм традицияләрен ныгытып кына калмый, ә бәлки хәзерге татарларның үзенчәлекле булуына тәэсир итә. Шунысын да әйтик, Дәште Кыпчак XI гасырда үз йогынтысын бүгенге Венгриягә кадәр җәелдерә, Евразиядә төрекләрнең мең еллык традицияләре булуын исәпкә алып, без Алтын Урданың барлыкка килүен законлы күренеш дип карарга тиешбез.
        – Билгеле булганча, сез үзегез техник һәнәр кешесе. Сезгә тарих-гуманитар фән белән шөгыльләнү уе ничек килде?
        – Тарих гуманитар фәннәр комплексының бер өлеше буларак, техник фәннәр кебек үк бер нәрсәгә – мантыйк, методика, чагыштырып анализ ясау һ.б. таяна. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу алым барысы өчен дә яраклы. Кызганычка каршы, тарихи проблемаларны тикшерү, халыкның үткәненнән тарихи күренешләрне күзаллаганда кешенең үзенчәлеген искә алмый булмый. Техниканы идеология коралы итеп булмый, ә гуманитар фәннәрдә, шул исәптән тарихта да бу башкача. Безгә тарихның еш кына дәүләтнең йомышчы кызы булуын күрергә туры килә.
        Мине рәсми рус тарихының торышы сәергә калдыра, ул кеше башына туктаусыз бер нәрсәне тукып килә: Рәсәй гомер-бакый чит басып алучылар белән сугыш алып барган. Шул ук вакытта ул, башка дистәләгән халыкларны кул астына ала-ала, чиксез «бүртенде». Тагын шунысы, мин, татар кешесе буларак, үз халкымның чын тарихын белергә тиештер, ләбаса. Бөтен гомер буе «шакшы» («поганый») булып йөрергә дучар ителгәнбез мени? Моның мәгънәсен ачыклау урынына, шулай килешеп яшәргәме?
        Мине ялган нияттә гаепләмәсеннәр, шулай да төрки-татар халкының тарихын якыннан, тирәнрәк өйрәнгәннән соң, күңелдә ул халыкка карата матур фикерләр тууын әйтми булдыра алмыйм.
        Мин кайчанрак тарих белән җитди шөгыльләнә башладым? 1971 елдан, С.Ф. Платоновның «Рус тарихы курсы»н (1917 елда басылган) укыганнан соң. Ул русларның Югары Идел, Фин Төньягы, Урта Идел буе, Көнбатыш Себерне колониягә әверелдерүләре турында ачыктан-ачык әйтә. Әле ул вакытта «колонияләштерү» сүзенең яман мәгънәдә булуын исәпкә алып, рус тарихына, кем әйтмешли, икенче яктан килеп карарга булдым. Шуннан башланды. Максат – өйрәнү-белү һәм халыкка җиткерергә тырышу. Бар халык та үзенең тарихын яхшы белергә тиеш. Тарихның дәһшәтле битләре ак таплар астында актарылмыйча ятарга тиеш түгел. Татар халкы тарихында Алтын Урда чоры (XIII – XIV гасырлар) әнә шундый бит булып тора.

Комментариев нет: